Пациентларны коронавируска бер тискәре тесттан соң хастаханәдән чыгарачаклар
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусыннан дәваланган пациентларны бер тискәре тестан соң хастаханәдән чыгарачаклар. Тиешле карарны Россиянең баш санитар табибы Анна Попова имзалады.
«Пациентлар дәвалаудан соң коронавируска бирелгән тест тискәре булган очракта, аларга хезмәт эшчәнлеге (уку) белән шөгыльләнүгә, коллективта эшләүгә рөхсәт биреләчәк», диелә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыккан документта.
Уңай нәтиҗә булган очракта, чираттагы тестны өч тәүлектән соң гына тапшырырга мөмкин булачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда Covid-йоктыручылар белән аралашкан кешеләргә үзизоляциягә киткәндә тест тапшырырга кирәкми.