Миңнеханов Татарстанда фудтракларга мәйданчык өчен проект эшләргә кушты
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда фудтракларга яки тәгәрмәчле кухняларга мәйданчык өчен проект эшләргә кушты. Бу турыда республика җитәкчесе эшмәкәрләр белән очрашуда хәбәр итте.
«Без сезгә шундый мәйданчыкларны урнаштырырга теләгән урыннарны билгеләргә тәкъдим итәбез. Бездә сәүдә өчен оештырылган урыннар бар, хәзер Казанда алар — җиде. Без аларның санын Казанда гына түгел, Болгар, Зөя, Биләр һәм башка шәһәрләрдә дә арттыра алабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент эшмәкәрләр килеп үз сәүдәсен оештырырга мөмкин булган мәйданчыклар булдыру буенча тулы бер программа эшләргә тәкъдим итте. «Бүген без мондый мәйданчыкларны оештырырга әзер, әмма безгә аларны кайда урнаштырырга теләвегезне белергә һәм бу эшне муниципалитетлар белән килештерергә кирәк», — диде республика җитәкчесе.
Миңнеханов сүзләренчә, ул Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән элемтәгә керәчәк һәм РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итәчәк. Татарстаннан депутат төркеме бу мәсьәләне карау инициативасы белән чыгачак.
«Без федераль структураларны һәм депутатларны бу мәсьәлә буенча эшләүләрен, ә фудтраклар бизнесы хуҗаларын хезмәттәшләре белән бергә әлеге мәйданчыкларны булдыру урыннары буенча тәкъдим әзерләүләрен сорыйбыз», — дип өстәде Татарстан Президенты.
Сүз уңаеннан, фудтрак тәгәрмәчле кухня кебек конкрет локациягә бәйле түгел һәм фестиваль, каникул һәм бәйрәм көннәрендә Зөя һәм Болгар кебек туристлык урыннарында файдаланылырга мөмкин. Шулай ук тәгәрмәчле кухня классик ресторан ачарга мөмкин булмаган урыннарда эшли алачак, шулай ук пандемия сәбәпле, яңа чикләүләр кертелгән очракта сәүдә үзәкләрендә эшли алачак. Мәйданчыклар 2021 ел программасына кертеләчәк.