Татарстанның сәүдә үзәкләрендә өстәмә намаз уку бүлмәләре булдыру ниятләнә
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның сәүдә үзәкләрендә мөселманнар өчен өстәмә гыйбадәт бүлмәләре булдыру ниятләнә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очрашуда гыйбадәт кылу урыннары кирәк булган объектлар исемлеген төзү бурычын куйды.
«Гыйбадәт бүлмәләре — яхшы эш. Альберт Әнвәрович (ТР сәнәгать һәм сәүдә министры — Т.И. искәрмәсе), әйдәгез, шундый урыннар булдыру мәсьәләсендә мөрәҗәгать итик. Сәүдә үзәкләренә килүчеләр саны да артачак, чөнки кешеләр намаз вакытында да йөри алачак. Барлык норма һәм таләпләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән килештерергә кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Президент үз исеменнән мөрәҗәгать әзерләү, намаз уку бүлмәләре кирәк булган объектлар исемлеген төзүне йөкләде.
Бу бүлмәләрнең мәйданы якынча 20-25 квадрат метр тәшкил итәчәк. РФ эшмәкәр мөселманнар ассоциациясе ремонт, аренда һәм коммуналь түләүләрне үз өстенә ала.
Хәзерге вакытта гыйбадәт кылу бүлмәләре Казан аэропортында, «Сувар плаза», «Караван» сәүдә үзәкләрендә бар.