Путин: Covid-19 сәбәпле, Россиядә наркотиклар контрабандасы кимеде
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус таралу сәбәпле, чикләүләр халыкара наркотрафик кимүгә китерде. Россиядә наркотик контрабандасы 30 процентка диярлек кимегән. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин Россия Куркынычсызлык советы утырышында хәбәр итте. «Быел пандемия сәбәпле, барлык дәүләт чикләре диярлек ябылды. 2020 елның беренче ярты елында Россиядә наркотиклар контрабандасы өчтән бер өлештән артыкка кимеде», — диде Владимир Путин. Илләр арасында элемтәләр яңартылгач, контрабанданы үстерү омтылышлары яңартылачак. Шуңа күрә хокук саклау органнарына хәзердән үк ил чиге һәм таможня контролен ныгыту буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк. Узган 10 елда Россиядә наркотик кулланучы гражданнар саны чиректән күбрәк өлешкә (673 меңнән 478 меңгә) кимеде, диде Россия Президенты. Бу чорда наркоҗинаятьләр саны 17 процентка азайган. «Статистика саннары тынычландырырга тиеш түгел. Наркобизнес һәм наркотик куллану яшерен алып барыла. Утырышка әзерләнгән аналитик материаллар да вазгыять катлаулы булуын күрсәтә», — диде дәүләт башлыгы.