Роспотребнадзорда Яңа ел бәйрәмнәренә чикләүләр кертү мөмкинлегенә бәя бирделәр
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа ел бәйрәмнәренә яңа чикләү чаралар кертү турындагы карар кабул иткәндә кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ), шул исәптән Covid-19 коронавирус белән авыручылар саны хәлиткеч роль уйнаячак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Без Covid-19 белән авыручылар санын гына түгел, ә кискен тын юллары вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручыларның барысын бергә караячакбыз. Әгәр авыру дәрәҗәсе югары ноктага җитмәсә, өстәмә чаралар кертелмәячәк. Әгәр дә план буенча булмаса, ниндидер чикләү чаралары кертелергә мөмкин», — диде спикер. Любовь Авдонина сүзләренчә, хәзер фаразлау кыен, Covid-19 белән авыручылар саны артырга да мөмкин.