Саба районында юл һәлакәтендә үлгән кешеләрне искә алдылар
(Саба, 15 ноябрь, «Татар-информ», « Саба таңнары »). Бүген Саба районында «Юл-транспорт фаҗигаларендә һәлак булган кешелшәрне искә алу көне»н билгеләп үттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аның максаты — киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү. Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан бүген ЮДИДИ район бүлекчәсе өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова Саба гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) белән акция үткәрделәр. Гимназия укучылары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә Саба урамнарына чыгып, машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә плакатлар, рәсемнәр тапшырдылар, руль артында һәрчак игътибарлы булырга чакырдылар.