Мисырда 2500 ел элек ясалган йөзләп саркофаг тапканнар
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Мисыр Хөкүмәте йөздән артык борынгы саркофаг табылуы хакында хәбәр иткән, аларның кайберләрендә мумияләр табылган. Associated Press агентлыгы хәбәр иткәнчә, табылдыклар арасында шулай ук кырыкка якын алтын йөгертелгән статуя да бар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.
Археологик табылдыкларга Саккарадагы зур некрополь территориясендә, Каһирәнең көньягында юлыкканнар. Мисырның борынгылык эшләре буенча министры Халед Әл-Анани искәрткәнчә, табылган саркофаглар Птолемейлар чорына (б.э.к. 320-30 еллар) һәм Соңгы патшалык дәверенә (б.э.к. 664-332 еллар) карый.
Бизәкле саркофагларны Джосер пирамидасы янында оештырылган махсус күргәзмәдә тәкъдим иткәннәр. Археологлар аларның берсе ачып, яхшы сакланган мумияне күрсәткән. Алар шулай ук мумияләргә рентгенологик анализ да ясаган.
Әл-Анани сүзләренчә, якын көннәрдә Мисыр Хөкүмәте Саккарада археологлар казу эшләре барышында юлыккан башка археологик табылдыклар турында да игълан итәчәк.
Сентябрь аеннан башлап Мисырда әлеге районда ясалган төрле ачышлар турында хәбәр итәләр. Аерым алганда, мумияләр дә булган ким дигәндә 140 саркофаг табылган.
Каһирәдән 30 километр ераклыкта урнашкан Саккара Борынгы Мисыр башкаласы – Мемфисның төп некрополе булган. Хәзерге вакытта ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасына карый.