Тәтешнең балалар ансамбле Бөтенроссия бәйгесендә җиңде
(Тәтеш, 15 ноябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары» ). Тәтешнең өстәмә белем бирү үзәгенең «Ай корабле» ансамбле «Җәй җырлый — 2020» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ансамбльнең җитәкчесе — сәләтле педагог Эльмира Җаббарова. Бәйгедә быел Россиянең 49 төбәгеннән җырчылар һәм вокаль ансамбльләр катнашкан.
Нәтиҗә ясаганда жюри музыка сәләте дәрәҗәсен, катнашучыларның басым ясау чисталыгын, шулай ук артистлыкны, сәхнә культурасын, үзенчәлек тойгыларын, башкарылган әсәрнең катлаулылыгын исәпкә алган.