Түбән Новгородта «Нигеземә кайтып барам» проекты кысаларында бәйгеләр игълан ителде
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). «Түбән Новгород татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты «Нигеземә кайтып барам» проекты кысаларында татар халкы күпләп яши торган районнардагы мәктәп укучылары арасында иҗади бәйгеләр (рәсемнәр, кулдан ясалган әйберләр, инсценировкалар һ.б.) игълан итте. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсенең милли-мәдәни берләшмәләр сайты яза.
Проект Түбән Новгород Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бәйгеләр түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
Татар халык әкиятләре буенча;
Сабантуй мизгелләре;
Татарстанга - 100 ел.
Конкурсның оештыру комитетына «Түбән Новгород татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты; «Ак калфак» районара хатын-кызлар оешмасы; «Туган як» өлкә газетасы керә.
Жюри сайлап алган иң яхшы эшләр «Түбән Новгород татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы ( www.nizgar.ru ) сайтында, социаль челтәрләрдә, «Нижегородские татары» журналының махсус чыгарылышында һәм «Туган як» газетасында дөнья күрәчәк, радиодан яңгыраячак, диелә хәбәрдә.