Чиләбе өлкәсендә Көньяк Уралдагы төрки халыкларга багышланган семинар була
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). 20-21 ноябрь көннәрендә Чиләбе өлкәсенең Чесма районы Рәдүт авылында ике форматта (офлайн һәм онлайн) «Көньяк Уралның тарихи-мәдәни мирасы. Төрки халыклар» дип аталган төбәк семинары була. Бу хакта «Урал татарлары» сайты хәбәр итә.
Ул этник һәм вакыйгалы туризм белән кызыксынучыларга яхшы таныш булган өч мәйданчыкта («Татар йорты» музее, Әхмәт Хаҗи Рахманкулов мәчете һәм Мәдәният йорты) үтәчәк.
Семинарны Чесма районы хакимиятенең Мәдәният идарәсе, Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Тарих һәм археология институтының Этнотарих үзәге һәм Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы оештыра.
Семинарда туризм белгечләре, тикшеренүчеләр, туган якны өйрәнүчеләр, тарихны өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру белән кызыксынучылар, традицион һөнәр осталары катнашачак.