Казан мәктәбе директорын укучыларның ата-аналарыннан ришвәт алуда гаеплиләр
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан мәктәбе директорын укучыларның ата-аналарыннан ришвәт алуда гаеплиләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Тикшерү мәгълүматы буенча, агымдагы елның июлендә Казанда 53 яшьлек мәктәп директоры укучыларның ата-аналарыннан балаларын бу мәктәпкә беренче сыйныфка алу өчен ришвәт алган. Ришвәт күләме төрлечә — 10 мең сумнан 25 мең сумга кадәр булган.
Хатын-кыз үз гаебен таныган, аның эшен Совет районы судына җибәргәннәр. Хәзер хатын-кыз өй арестында.