Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе имгәнгән
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешкән җиңел машинаның йөртүчесе имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде.
Бүген иртән Чаллы янында «Лада Гранта» йөртүчесе төп юлдан хәрәкәт итүче «КАМАЗ» машинасына юл бирмәгән. Бәрелешүдән соң, «Лада» юл кырыена төшеп киткән.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе имгәнгән, аны Чаллы хастаханәсенә китергәннәр.
«Лада Гранта» йөртүчесе төп юлдан килгән «КАМАЗ» автомобиленә юл бирмәү сәбәпле, авария булган», — дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр миннистрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев.