Табиб коронавирус белән авыручылар санының артудан туктавын фаразлады
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Әлегә популяцион иммунитет булмыйча, коронавирус белән авыручылар саны кимемәячәк. Бу турыда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының клиника директоры, табиб-уролог Армаис Камалов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Популяцион иммунитет булмыйча, ә бу халыкның 60-65 проценты авырмыйча, коронавирус йоктыручылар кимемәячәк», — диде Армаис Камалов. Хәзер Россиядә пандемия вазгыяте дәвам итә. Кешеләр озак вакыт карантинда һәм үзизоляциядә булды. Аннары кинәт үзизоляциядән чыктылар һәм бу коронавирусның икенче дулкынын китереп чыгарды. Карантинда булган кешеләр кеше күп җыела торган ресторан, кафе, театр һәм кинога йөри башлады, коронавиурсның таралуы шуның белән дә бәйле. «Коронавирусның кайчан бетәчәге турында әйтүе кыен. Моны табиб, вирусолог, эпидемиологларга ачыкларга кирәк. Вирус мутацияләнә, башка илләрдән керә, төрле формалары бар», — диде эксперт. Камалов фикеренчә, авыру йоктыру очракларын киметү өчен аралашуны киметергә кирәк, әмма чикләүләр акланырга тиеш. Алар барлык кешегә дә түгел, ә бер-берсе белән еш була торган төркемнәргә, ә мәктәп, югары уку йортларына кагылырга тиеш.