Татарстанда бозлавык һәм -12 градуска кадәр салкын көтелә
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрьдә кич һәм төнлә, 14 ноябрьдә иртән Татарстан юлларында бозлавык хасил булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Шимбә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез һава температурасы -2…-7 градус, ә төнлә -12 градуска кадәр көтелә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, якындагы ялларда төньяктан антициклон килү сәбәпле, Татарстан башкаласында сизелерлек суытачак.