Казанда Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен 320 млн сумлык биналар комплексы төзеләчәк
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен 320 миллион сумга якын биналар комплексы төзергә планлаштыралар. Эшләрне киләсе елның май аена башкарырга ниятлиләр. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. «Казанда Зур Урам урамында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының административ-тикшеренү биналары комплексын төзү. Дәүләт килүшүенең башлангыч (максималь) бәясе 319 828 762 сум», диелгән документларда. Проект нигезендә, комплекска биш катлы төп административ-тикшеренү бинасы, җиңел машиналар өчен 46 урынлы ике катлы ачык парковка, шулай ук элек төзелгән Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең ике катлы хезмәт биналары керәчәк. Төзелеш республика бюджетыннан финансланачак.