Владимир Путин: 2025 елга эшкә урнаштырылган инвалидлар өлеше ике тапкыр артырга тиеш
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 2025 елга Россиядә эшкә урнаштырылган инвалидлар өлеше ике тапкыр артырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин «Сильные идеи для нового времени» форумында шул хакта сөйләде. Бу турыда «Известия» хәбәр итә. Дәүләт башлыгы сөйләвенчә, бүгенгә сәламәтлекләре буенча чикле кешеләрнең 25 процентка якыны эшли. «Инвалидлар арасында мәшгуль кешеләр санын ике тапкыр арттырырга һәм 51 процентка җиткерергә планлаштырабыз», — дип билгеләп үтте Путин. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин октябрьдә инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән 2021-2024 елларга чаралар планын раслаган карарны имзалаган иде.