Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы — «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Алар Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында күреште. Очрашуда Куйбышев тимер юлы һәм Татарстан Республикасының тимер юлларда пассажирлар йөртүне оештыру, пассажирларга һәм йөкләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек итүнең перспектив мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, якын елларда сәнәгать предприятиеләренең тимер юл транспортында йөк ташу күләмен арттыра алуы билгеләп үтелде.