Башкорт теле көненә багышланган «Vibергә» интернет-бәйгесе игълан ителде
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»).14 декабрьдә билгеләп үтелә торган Башкорт теле көненә багышланган «Vibергә» интернет-бәйгесе башланды. Бу хакта « Башинформ » хәбәр итә. Бәйге социаль челтәрләрдә башкорт телендә контентны арттыру, башкорт теленә, башкорт халкы тарихына, шәҗәрәләргә карата кызыксынуны арттыру максатында оештырыла. Катнашучыларга карата яшь буенча чикләүләр юк. 2020 елның 7 декабренә кадәр Вконтакте һәм Instagram социаль челтәрләрендә һәркем үзенең иҗади эшләрен куя ала. Бәйгедә ике номинация — «Башкорт телендә иң яхшы открытка» һәм «Башкорт телендә иң яхшы вайн — кыска ролик» була. Җиңүчеләргә 3 меңнән 50 меңгә кадәр акчалат бүләкләр каралган, диелә хәбәрдә.