Якутия делегациясе Зәйдә ишегалларын төзекләндерү тәртибе белән танышкан
(Зәй, 10 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Гәзимә Кашапова). Бүген Зәйгә Якутиядән делегация килде. гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый киңлекләр, ишегалларын төзекләндерү белән танышу өчен килгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Саха (Якутия) республикасыннан килгән делегацияне архитекторлар тәшкил итә. АларТатарстанга 8 ноябрьдә үк килгән булган.
Делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков каршы алды һәм Иске Зәй яр буена озата барды. Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәре Алсу Шаһабиева кунакларга «Мәктәп тавы» проекты буенча төзекләндерелгән Кызыл мәйдан һәм яр буйлап экскурсия уздырды.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Кузнецова исә «Мәктәп тавы» проекты буенча башкарылган эшләрне этаплап сөйләде, зәйлеләрнең рәсми су коену зоналы булуына исә киңрәк тукталды.
Кунаклар биредәге сәяхәттән канәгать калды.