Татарстан халкына һава торышы бозылганда иминлек кагыйдәләрен искә төшерделәр
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Республика халкын һава торышы бозылуы хакында кисәтәләр һәм иминлек кагыйдәләре турында искә төшерәләр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Гидрометеорология идарәсе фаразларына сылтама белән хәбәр итте.
Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, республика территориясендә төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, кар яуганда күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана, юлларда бозлавык көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җил көчәйгән очракта өйдән чыкмый торырга, барлык тәрәзәләрне яхшылап ябарга киңәш итә.
Урамда җил вакытында куркыныч тудырырдай объектлардан читтәрәк булу хәерле.
Юлларда бозлавык булса, машина йөртүчеләргә акрынрак хәрәкәт итәргә һәм ерак сәфәрләрне кичектереп торырга киңәш итәләр. Җәяүлеләргә юлга кискен генә килеп чыгудан тыелырга һәм юл аркылы зебра буенча гына чыгарга кирәк.