Коронавирус белән авырып терелгән кешеләрне кан плазмасы тапшырырга чакыралар
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Республика клиник хастаханәсендә кан плазмасы донорларын җыю турында игълан иттеләр. Бирегә яңа коронавирус инфекциясе белән авырып терелгән кешеләрне чакыралар. Бу хакта «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Республика клиник хастаханәсенең коронавирус белән авырып терелгән табиблары Covid-19 авыруларына ярдәм итү өчен кан плазмасын тапшырган. Клиникада әйтүләренчә, табиблар бөтен кешене дә алар үрнәгенә иярергә чакыра. «Без Covid-19 авыруын кичергән 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге кешеләрне инфекция белән авыручыларны дәвалауда кулланыла торган кан плазмасын тапшыру өчен чакырабыз», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Кан бирергә теләге булган донорның Covid-19 белән авыруы турында белешмә кирәк. Әлеге процедура Оренбург тракты, 138б адресы буенча Республика клиник хастаханәсенең кан тапшыру бүлегендә башкарыла. Донорлар эш көннәрендә 8.00-12.30 сәгатьләрдә кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 268-32-38 телефоны аша алырга мөмкин.