Александр Малькевич Россиядә Пропаганда министрлыгы кирәк дип саный
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы – Илкүләм кыйммәтләрне саклау фонды президенты Александр Малькевич Россиядә Пропаганда министрлыгы оештыру кирәк дип саный. Ул сынау мәйданчыгын Татарстанда ясарга тәкъдим итте. Александр Малькевич бу фикерен «Идел» экспертлар клубы утырышында әйтте. «Күп кенә төбәкләрдә хакимият кешеләр белән сөйләшә белми, үз карарларын аңлата белми. Аның өчен бу эшләрне билгеле бер сценарийлар һәм заказлар буенча мәгънәсен формалаштырып, социаль челтәрләр эшли. Бездә барысы да начар булуы һәм яшьләрнең киләчәкне күрмәве турында күп санлы сораштырулар укырга туры килә. Безгә Пропаганда министрлыгы кирәк дигән сүзләр популяр түгел, әмма ул безгә, чыннан да, кирәк», – дип искәртте Малькевич. Малькевич фикеренчә, яңа үзәкне булдыру хакимият карарларын федераль дәрәҗәдә аңлату һәм аларны, шул исәптән милли идеягә кагылышлы өлешендә дә, алга этәрүдә кирәк булуына нигезләнгән.