Brent нефте бәясе 8 процентка артты
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Гыйнвар фьючерсының Brent маркалы Төньяк диңгез нефтенә бәя 8,47 процентка арткан һәм бер баррель 42,79 доллар тәшкил иткән. Бу хакта ICE Лондон биржасы мәгълүматларына (15.13 сәгатькә) сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
Моннан тыш, WTI сортлы нефть бәясе 9,1 процентка арткан. Аның бәясе бер баррель өчен 40,52 доллар тәшкил итә.
«Мәскәү биржасы индексы 1213,92 пункт дәрәҗәсендә (+3,02 процент), РТС индексы — 1218,77 (+3,44 процент) дәрәҗәсендә сатыла», — диелә басмада.
РИА Новости хәбәр итүенчә, нефтьнең әлеге маркасына бәя күтәрелү Covid-19 инфекциясен дәвалау өчен эшләнгән Pfizer һәм BioNTech препаратын уңышлы сынау турындагы мәгълүматлар белән бәйле. Хәзерге вакытта вакцинаның нәтиҗәлелеге 90 проценттан артык тәшкил итә.