Заһитова Notre-Dame de Paris мюзиклы көе яңгырашындагы яңа программасын тәкъдим итте
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Узган ял көннәрендә фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Notre-Dame de Paris мюзиклы музыкасы яңгырашында үзенең яңа программасын күрсәтте. Бу Мәскәүдә «ЦСКА Арена» бозында узган «Фигуралы шууга гашыйклар» фестивалендә булды. 18 яшьлек фигуралы шуу остасы бозда Эсмеральда образында чыкты.
«Бозда чыгыш ясаудан әйтеп бетерә алмаслык хисләр. Фестивальнең шундый гади булмаган вакытта узуы бик шәп, барысы да әйбәт килеп чыгуына шатмын. Тамашага килгән, теләктәшлек белдергән һәм миңа матур хисләр бүләк иткән һәркемгә рәхмәт, аларны мин онытмаячакмын», — дип язган фигуристка Instagram челтәрендә.