Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз машина астында калып һәлак булган
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз машина астында калып һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кичке бишләр тирәсендә Зорге урамында - «Олимп» сәүдә үзәге каршында килеп чыккан.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Хендэ» автомобилен идарә итүче 26 яшьлек егет имин тизлек сайламаган һәм тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан өлкән яшьтәге хатын-кызны таптаткан.
«73 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.