Синоптиклар татарстанлыларны бозлавык һәм көчле җил хакында кисәтте
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Татарстан территориясендә бозлавык һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. «Төнлә һәм иртән төньяк районнарда юлның кайбер участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Моннан тыш, көндезге һәм иртәнге сәгатьләрдә төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәюе көтелә. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга (Казанда – 18 метрга) кадәр җитүе ихтимал.