Әлмәттә районы питомнигына беренче таш салу тантанасы узды
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә муниципаль питомникка нигез салу тантанасы узды. Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов та кантнашты. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүгенге көндә питомникта 1000 төп үсенте утыртылды: 300әр үсентеле чалпын һәм пирамидаль тирәк, 400 юкә үсентесе. 7 га мәйданда 6 меңнән артык агач һәм куак утыртылачак. Алдагы елларда агачларның штамбы һәм кроналары формалашачак.