Актанышта тәртип бозучы машина йөртүчеләр хакында социаль челтәр аша хәбәр итеп була
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актанышта тәртип бозучы машина йөртүчеләргә каршы Телеграмда махсус канал ачылды. Бу хакта район басмасы зәбәр итә. «Хәзер Актаныш районы ЮХИДИ хезмәткәрләренең үз Телеграм-каналы бар», диелә хәбәрдә. Закон бозу очракларын күргән һәркем түбәндәге сылтамада урнашкан каналга язып сала ала.