Зәй укучылары җәяүлеләр өчен яктылык кайтара торган элементлар белән танышты
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары »). Зәйнең 5нче мәктәбе яны лагерында «Көзге каникуллар» оператив-профилактик чарасы кысаларында юл хәрәкәте иминлеге көне узды. Мәктәпнең яшь юл инспекторлары җәяүлеләр кичүендә яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру буенча акция үткәрделәр. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Укучылар өчен күңелле викторина һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсем конкурсы оештырылды, диелә бу хәбәрдә.