Казанда тарих фәннәре докторы Айсылу Кәбированы соңгы юлга озаттылар
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. ТР Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Айсылу Кәбирова 54 яшендә вафат булды. Бу хакта КФУ сайтында хәбәр ителә.
Айсылу Шәрипҗан кызы Кәбирова Бөек Ватан сугышы елларындагы төбәк тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән галимә. Ул ТАССР тарихы буенча да саллы хезмәтләр авторы.
Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлагач, ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР хатын-кызлары» темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Казан дәүләт педагогика институтының Ватан тарихы кафедрасы доценты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында яңа тарих бүлеге җитәкчесе булып эшли.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты коллективы галимәнең туганнары һәм якыннары тирән кайгысын уртаклаша.
«Реальное время» сайты, Тарих институты директоры Радик Сәлаховка сылтама белән, Айсылу Кәбированың үлем сәбәбе үпкә ялкынсынуы булуын язган.