Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәнияте үзәге Конституция көненә котлау яздырган
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәнияте үзәге республика халкын Татарстан Республикасын Конституция көне белән котлый. Конституциянең әһәмияте турында әлеге мәдәни үзәкнең җитәкчесе Людмила Белоусова сөйләде.
«Конституция — Татарстан Республикасының төп документы. Ул Татарстан Республикасындагы барлык милләтләргә дә тигез хокук бирә. Без барлык этно-мәдәни проектларда катнашырга тырышабыз. Без ярдәм һәм дуслыкны сизеп торабыз. Быел ачылган Яков Емельянов исемендәге Керәшен этник мәдәни үзәгендә проектларыбызны тормышка ашыру өчен шартлар бар. Онлайн проектларга игътибар бирәбез, бәйрәмнәргә видеокотлаулар яздырабыз», — дип сөләйде ул.
Людмила Белоусова этник мәдәниятнең үсеше өчен шартлар тудырганга Татарстан Республикасы Президентына рәхмәт сүзләре җиткерде.