Казанда терлекләргә ашату өчен кабак җыялар
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Казанлылар артык калган кабакларны терлек азыгына тапшыра ала. Яшелчәләр чиста, күгәрексез һәм чери башламаган булырга тиеш. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Кабак авыл хуҗалыгы хайваннары өчен файдалы, чөнки анда витаминнар һәм каротин бар. Соңгысы үсүгә ярдәм итә һәм антиоксидант үзлекләргә ия. Ә кабак төшләре паразитлардан профилактикалауда ярдәм итә. Яшелчәләрне Гадел Кутуй урамы, 160а адресы буенча эш көннәрендә 8.30-17.30 сәгатьләрдә Идел буе экология компаниясе офисына китерергә була. Җыю 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Барлык җыелган кабакларны оештыручылар фермер хуҗалыгына тапшырачак. Акциянең шартларын +7(987)413-54-75 телефоны аша яисә Instagram-аккаунтта шәхси хәбәрләрдә ачыкларга мөмкин, дип хәбәр итәләр Идел буе экология компаниясендә.