Конституция көнендә Казан халкына Татарстан әләме төсләрендәге тасма таратачаклар
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, Татарстан Конституциясе көнендә, Казан халкы республика триколоры төсләрендәге тасмалар ала алачак. Моннан тыш, Казан телевидение манарасы Татарстан әләме төсләрендә яктыртылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Триколор шулай ук цирк бинасында һәм „Ак Барс Арена“ стадионы медиафасадында барлыкка киләчәк», — дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетында.
Тасма тарату акциясе сәгать 11.00-13.00 сәгатьтләрдә Горький исемендәге паркта һәм Бауман урамында узачак.
2020 елда Татарстан Конституциясенә 28 ел була. Ул Югары Совет сессиясендә 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән.