Түбән Камада «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу этабы башлана
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 5 — 16 ноябрь көннәрендә «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу этабын уздыра. Конкурста 3 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк барлык теләүчеләр катнаша ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Конкурс «Җәлил татар телендә», «Җәлил рус телендә», «Җәлил дөнья халыклары телендә» (татар теленнән тыш), «Фронтовик язучылар татар телендә», «Фронтовик язучылар рус телендә», «Фронтовик язучыларның әсәрләрен күмәк башкару», «Җәлилчеләр» (14 яшьтән 17 яшькә кадәр) номинацияләре буенча үткәрелә. Бәйгедә катнашучыларга 16 ноябрьгә кадәр үз видеоязмаларын (5 минуттан артмаска тиеш) Youtube каналына урнаштырып, аңа сылтама һәм гаризаларын dzhalil84@bk.ru электрон адресына юлларга кирәк. Җиңүчеләрнең видеоязмалары «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең чираттагы этабына җибәреләчәк.