123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Фәрит Мөхәммәтшин Мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде

0
Фәрит Мөхәммәтшин Мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин 2019-2020 еллар сезонында Мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Лиганың финал уеннары Казанның Волейбол үзәгендә узды. Мәктәп волейбол лигасының зона уеннарында 2087 команда, 15 меңнән артык бала катнашты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызлар командалары арасында

беренче урынны - Теләче районының Шәдке мәктәбе командасы,

икенче урынны - Сарман районының Илексаз мәктәбе командасы,

өченче урынны - Әлмәтнең 17нче мәктәбе командасы алды.

Егетләр командалары арасында

беренче урынны - Әтнә районының Күнгәр мәктәбе командасы,

икенче урынны - Яшел Үзән районының Карпов исемендәге лицей командасы,

өченче урынны - Чистайның 4 нче номерлы мәктәбе командасы алды.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия массакүләм спорт тарихында беренче тапкыр бик күп мәктәп укучылары катнашында яңа спорт турниры оештырылуын һәм аның бик шәп уздырылуын әйтте. «Безнең лига мәктәп укучылары арасында бердәнбер һәм иң масштаблы волейбол форумы. Коронавирус куркынычы булуына карамастан, турнирның югары дәрәҗәдә узуы куанычлы. Төп максат үтәлде — мөмкин кадәр күбрәк бала һәм яшүсмер массакүләм волейболга җәлеп ителде», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин турнир уңышына республика Мәгариф һәм фән, Яшьләр, Спорт министрлыклары, шулай ук «Зенит-Казан» һәм «Динамо — Ак Барс» волейбол клублары, муниципаль хакимият, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре зур өлеш кертүен искәртте.

«2018-2019 еллар сезонында турнир Казанда „пилот“ режимында узды. Быелгы сезон уеннары аның тулаем республикада популяр булуын күрсәтте, Мәктәп лигасы потенциалын ачты һәм киләчәктә турнир Татарстан чигеннән чыгарга мөмкин дигән өмет тудырды. Әлбәттә, болар барысы да, шул исәптән үз командаларын әзерләү, ярышларда катнашуны оештыру белән шөгыльләнүче физкультура укытучылары ярдәмендә мөмкин булды», — диде ул.

Бүген Волейбол үзәгендә 2020-2021 еллар спорт сезонында Мәктәп волейбол лигасы турнирын үткәрү турында Килешүгә кул кую тантанасы булды. Аны ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР спорт министры Владимир Леонов һәм ТР яшьләр министры урынбасары Ринат Садыйков имзалады.

«Мондый спорт турнирында катнашу балаларны урамның тискәре йогынтысыннан аера, үз мәктәбе һәм районы өчен горурлык тәрбияли. Лига шулай ук физкультура укытучылары һөнәренең абруен арттыруга ярдәм итә. Без Волейбол федерациясендә, спортның иң массакүләм һәм актив төрләренең берсе буларак, волейболны үстерү буенча башкарган эшләре өчен, аларны кызыксындыру мөмкинлеген эзләячәкбез», - диде Мөхәммәтшин.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах обновления парка «Кузьминки»


Спорт в России и мире
Москва

В хоккейном ЦСКА сменился главный тренер


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Черундоло и пробился в 1/8 финала турнира ATP в Майами


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Выпуск ЦФА на платформе «Атомайз» поможет снизить нагрузку на экологию





Путин в России и мире
Москва

Глава МЧС России Александр Куренков представил начальника московского подразделения ведомства


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Ольга Бузова

Ольга Бузова стала человеком-невидимкой на ТВ-3 в новом сезоне легендарного шоу о звёздах



Москва

«Коммерсант»: В России дорожают рыбные консервы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net