Тинчурин театры туган көненә багышлап «Үткән юлың данлы, театр!» чарасына чакыра
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). 6 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 87 яшьлек туган көненә багышланган бәйрәм чаралары була. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 16:30 сәгатьтә, театр фойесында «Үткән юлың данлы, театр!» дип исемләнгән чара узачак. Артистлар һәм Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр төрле истәлекләр аша тамашачыларны театрның данлы үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырачак; 17:00 сәгатьтә Кәрим Тинчуринның легендар «Сүнгән йолдызлар» спектакле башлана. Антракт вакытында, тамашачылар өчен «Безгә 87!» дип исемләнгән викторина үткәреләчәк. «Болардан тыш, әлеге истәлекле көндә Тинчурин театрын сөюче тамашачыларны бик күп бүләкләр көтә», диелә хәбәрдә