Галимнәр үлемгә китерә торган яңа авыру турында кисәтә
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Галимнәр ир-атларда үлемгә китерә торган яңа авыру ачыклаулары турында белдерде. Тиешле тикшеренү нәтиҗәләре The New England Journal of Medicine журналында басылып чыккан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Белгечләр VEXAS дип атаган яңа синдром табылган кешеләрнең 40 процентында авыру үлемгә китерергә мөмкин, дип саный. Пациентлар аутоялкынсыну авыруы белән интегә, аларда бизгәк башлана, тромбо хасил булу активлаша, шулай ук кимерчәк һәм үпкә тукымаларында ялкынсыну процессы барлыкка килә. Белгечләр бу авыруны X-хромосомда урнашкан UBA1 генының соматик мутацияләре белән бәйли. Мутация тикшерү кысаларында 25 ир – атта, аны тәмамлаганнан соң тагын 25ендә ачыкланган. Галимнәр фикеренчә, авырулар саны күпкә күбрәк булырга мөмкин. Шулай ук тикшеренүчеләр өлкәннәрдә әлеге авыру элек бер-берләренә бәйле булмаган ялкынсыну синдромнары барлыкка килүне аңлата, дип саный.