Тинчурин театры «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектаклен YouTube каналында күрсәтәчәк
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). 3 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр үзенең YouTube каналында күренекле татар классигы Шәриф Камал пьесасы буенча куелган «Хаҗи әфәнде өйләнә» архив спектакле видеоязмасын тәкъдим итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә. Премьера ун ел элек - 2010 елның 10 декабрендә булган иде. Спектакль театрда 2016 елга кадәр барды. Тамашачылар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов, РСФСРның атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина һәм Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Гайзуллин, Ренат Шәмсетдинов, Гөлназ Нәүмәтова, Алмаз Фәтхуллин һ.б. башкаруындагы легендар спектакльне карый алачак.