Төркиядә 11 россияле коронавирустан үлгән
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Быелгы курорт сезонында Төркиядә коронавирус йоктырган 11 россияле үлгән. Бу хакта ТАСС Әнкарадагы РФ вәкиллегенең матбугат атташесына сылтама белән хәбәр итә. «Хәзерге вакытта Төркиядә коронавирус аркасында 11 россияле үлгән», - дип китерә агентлык Россия дипломаты сүзләрен. «Интерфакс» мәгълүматы нигезендә, Россиянең Әнкарадагы илчесе Алексей Ерхов хәбәр иткәнчә, «быелның 30 октябренә булган мәгълүматларга караганда, хәл шундый: Төркиядә булган вакытта коронавирус йогышына тестның уңай нәтиҗә күрсәткән туристлар саны 326 кеше булды. Хәзерге вакытта хастаханәләрдә 31 кеше бар, 87 кеше ял итү урыны буенча изолицияләнгән», - диде илче. Атна азагында Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Фәхреттин Коджи Төркиядә COVID-19 пандемиясе икенче пикка җиткәнлеген, шушы вакыт эчендә 375 меңнән артык кеше чир йоктырганлыгын, 10 252 кеше үлгәнлеген әйтте.