Чаллыда янгын сүндерүчеләр күп катлы йорттан ир-атны коткарган
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Чаллыда күп катлы йорттагы янган фатирдан ир-атны коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чаллы йортларының берсендә дүртенче катта фатир януы турында янгын сүндерүчеләргә хәбәр 13.38 сәгатьтә килеп ирешкән. 1 квадрат метр мәйданда әйберләр янган.
Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны бастырган, ә ике минуттан соң янгынны тулысынча сүндергән.
Фатирда ир-ат булган, ул төтен белән агуланган. Янгын сүндерүчеләр аңа битлек кигереп, фатирдан алып чыкканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Алар ир-атны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткән.
Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.