Атна башында Татарстанда томан төшәчәк
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 ноябрьдә, Татарстан территориясендә томан фаразлана. Бу хакта синоптиклар республика халкын кисәтә.
Һава шартларының начараюы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә булачак.
«2020 елның 2 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә»,-диелә ТР буенча Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә.