Шәймиев «мехфак» укытучыларына: Сез җилкәнсез авыл балалаларын җилкәнле иттегез
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан дәүләт аграр университеты Механизация һәм техник сервис институтының 70 еллыгына котлау хаты юллаган. Аны бүгенге тантаналы чарада укыдылар.
Минтимер Шәймиев 1959 елда үзе шушы югары уку йортын тәмамлап, инженер-механик квалификциясен алган.
«Хөрмәтле укытучыларыбыз, галимнәребез, сез җилкәнсез авыл балаларын җилкәнле иттегез, киләчәгебез юлларына маяклар куеп, безгә белем биреп, җитди тормыш юлына бастырдыгыз. Алдыгызда баш иябез, чиксез рәхмәтләребезне, онытылмас истәлекләребезне кат-кат җиткерәбез», — дигән сүзләр бар Минтимер Шәймиевнең котлау хатында.
Ул үзе тәмамлаган уку йорты белән горурлануын әйтә. «Безнең альма-матерны тәмамлаган чыгарылыш студенты булуым белән һәрвакыт горурландым һәм горурланачакмын. Белем һәм күнекмәләрдән тыш, биредә безгә «эшләргә, яратырга һәм бөтен яхшылыкның чыганагын сакларга» дигән күрсәтмә бирделәр. Юкка гына «Хезмәт ул — байлыкның атасы, җир — аның анасы дип әйтмәгәннәр», — дигән юллар бар.
«Игенчелек традицияләре, техник җиһазланыш яхшыру, авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте, осталыгы нәтиҗәсендә, республикада югары уңыш алып була. Бу казанышларда безнең университетның чыгарылыш студентларының роле зур», — дигән ул һәм азакка «мехфак»ның бишенче чыгарылыш студенты, инженер-механик Минтимер Шәймиев дип куйган.