Васильево бистәсендә яңа юл уртасында калган багананы алалар
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Васильево бистәсендә яңа юл уртасында калган электр баганасын демонтажлый башлаганнар. Бу турыда Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Багананы демонтажлый башладылар, электр чыбыкларын җир астыннан сузачаклар», диелгән хәбәрдә.
«Сетевая компания» бригадасы багананы юл кырыена урнаштырачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә , Васильево бистәсендә электр баганасы аша юл салганнар.