Алабуганың ковид-госпиталендә 84 пациент дәвалана, 28 кеше кислород сулый
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Алабуганың коронавиурс белән авыручылар госпиталендә 84 пациент дәвалана, 28 кеше — кислород терапиясендә. Бу турыда Алабуга Үзәк район хастаханәсе мәгълүматларына сылтама белән «Новая Кама» газетасы хәбәр итә. «Бер көндә госпитальгә 15-20 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә», — дип хәбәр иттеләр Үзәк район хастаханәсендә. Алабуга шәһәрендә һәм районда яшәүчеләрне социаль дистанция сакларга, битлек кияргә, кулларны яхшылап юарга, кеше күп җыела торган урыннарга бармаска, кешеләр арасында шәхси саклану чараларын кулланырга киңәш иттеләр. Алабуга госпитале авыруларны агымдагы елның июнендә кабул итә башлады. ул Алабуга бала тудыру хастаханәсе базасында урнашкан. Бирегә коронавиурс белән авыручы шәһәрлеләрне һәм берничә күрше районнан авырулар китерәләр.