Сovid-19 сәбәпле, Татарстанда «ЭКОлидер» конкурсын туктаттылар
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус пандемиясе сәбәпле, республиканың «ЭКОлидер» конкурсын туктаттылар. Бу турыда Татарстан Экологик һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Санитар-эпидемиологик вазгыять киеренке булу сәбәпле, «ЭКОлидер-2020» республика конкурсы туктатылган, диелгән хәбәрдә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын 2021 елда үткәрергә планлаштыралар.