Белгечләр коронавирусның «мәкерле» булуы турында кисәтә
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау институты директоры Лариса Попович «Комсомольская правда» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Россия халкын «социаль эгоизм» һәм коронавирус пандемиясенә җиңелчә караштан баш тартырга чакырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Инфекция, чыннан да, сәер, мәкерле һәм аннан ни көтәсен белеп булмый. Моннан тыш, тикшеренүләр вирусның авыру кешеләр популяциясе аша үтеп тә зәгыйфьләнмәвен күрсәтә», - дип искәртте ул. Эксперт шулай ук шәхси саклану кагыйдәләрен бозуга юл куймаска чакырды, ул хәзерге вакытта иң кирәкле чараларның берсе - битлек кию булуын искәртте. Соңгы белешмә буенча, Россиядә узган тәүлектә COVID-19 авыруының 16 550 очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 1,5 миллионнан артык кешедә коронавирус очрагы теркәлгән, 26 меңнән артык кеше үлгән, 1,1 миллионга якыны терелгән.