Татарстанда +7 градуска кадәр җылытачак
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 октябрьдә, Татарстанда +7 градуска кадәр җылытачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Талгын җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
Төнлә һава температурасы 0 дән -5 градуска кадәр була, аязган вакытта -8 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +2 дән + 7 градуска кадәр күтәреләчәк, диелә хәбәрдә.