123ru.net
World News in Tatar

Әлки мелиораторлары Агросәнәгать паркында ярминкә үткәрде

015
Әлки мелиораторлары Агросәнәгать паркында ярминкә үткәрде

(Әлки, 26 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Узган шимбәдә Әнвәр Мәрдиев җитәкчелегендәге Әлки «Мелиорация» ПМК коллективы Казанда Агросәнәгать паркында ярминкә үткәрүдә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бу көнне «Татмелиорация» системасына кергән предприятиеләр шәһәр халкына үзләре җитештергән һәм алыш-биреш ысулы белән алынган продукцияне тәкъдим итте. Биредә бәрәңге, кабак, ташкабак, кишер, суган кебек яшелчәләргә, сөт ризыкларына, иткә, балыкка сорау зур булды. Мелиораторлар ярминкә кунакларын кайнар чәй, коймак белән дә сыйладылар. Район сәнгать осталары исә иртәнге сәгать алтыдан көн уртасына кадәр дәртле җыр-биюләре белән халыкның кәефен күтәрде. Ярминкәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин булды. Ул мелиораторларның көзге сәүдәгә зур әзерлек белән килүләрен, халыкка чын-чынлап бәйрәм оештыруларын югары бәяләде.

Ua24.pro

Комментарии для сайта Cackle
Мобильный (низ)

Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.