Татарстанда коры һава торышы көтелә
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә коры, аз болытлы һава торышы һәм җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аз болытлы һава торышы. Явым-төшем ихтималы аз», диелгән хәбәрдә. Төньяк-көнчыгыштан, төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 14 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы -1…-6 градус булачак. Көндез һава температурасы 0…+5 градуска кадәр күтәреләчәк.