Казанда мөселман яшьләре Мәүлид аеның мәгънәсен аңлатты
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанда мөселман яшьләре халыкка Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган айның мәгънәсен аңлатты, яхшылык һәм игелек кылырга, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга чакырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның тугызынчы көнендә, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән ае. Волонтерлар Мәүлид уңаеннан Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә промо-акция үткәрде. Акция барышында башкалабызның мөселман яшьләре Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең саубуллашу хаҗындагы хотбәсе язылган буклетлар өләште. Чара истәлекле урыннар — Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында, Кабан күленең яңа төзекләндерелгән яр буе зонасында узды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте промо-акцияне киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гомумкешелек әхлакый кыйммәтләрен үстерү, яшьләрдә рухи мөмкинлекләрне арттыру һәм милли-дини мираска кызыксыну уяту өчен уздырды. Шулай ук казанлыларның һәм шәһәребез кунакларының Мәүлид аеның әһәмиятенә, традицияләренә һәм ислам дине нәсыйхәтләренә игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырды, диелә хәбәрдә.